Антарктидага барыр алдыннан кешегә акыл тешләрен һәм сукыр эчәгесен алдырырга кирәк. Әлеге континентка китәр алдыннан кеше бу әгъзаларын, алар сау-сәламәт булган очракта да, алдырырга тиеш, чөнки Антарктидада хирургия операцияләре ясалмый, дигән фикергә тап булганым бар. Чынлыкта исә бу сүзләр чынбарлыкка туры килми икән... 1961нче елның 30 апреленда СССР Җир йөзен тагын бер хәбәр белән таң калдыра: урыс полярнигы үзенең сукыр эчәгесенә операцияне үзе ясаган! Шушы ук елның 12 нче апрелендә Юрий Гагарин дөньяда беренче булып галәмгә очкан булса, поляр шартларда үзенә-үзе уникаль операция ясаган 27 яшьлек Леонид Рогозовның исеме дә тиз арада бөтен Җир шарына тарала. Медицина институтын тәмамлагач, яшь хирург Рогозов Антарктидага экспедициягә китә. 1961нче елның гыйнварендә биредә “Новолазаревская” совет поляр станциясен ачалар. Кышлауның 4 нче аенда бәхетсезлек килеп чыга: экспедициядәге бердәнбер табибның хәле начарая, аның температурасы күтәрелә, күңеле болгана, эче авырта башлый.