Районда авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Анда район җитәкчелеге, агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, агросәнәгать комплексының төрле тармакларында ел әйләнәсе тырыш хезмәт куйган авыл эшчәннәре катнашты. Район башлыгы Рамил Муллин, бәйрәмне ачып, тәбрикләү сүзләрен җиткерде: – Җирлегебезнең икътисадый хәле, халкыбызның яшәеше авыл хуҗалыгы тармагына нык бәйләнгән. Тармакта соңгы елларда барган уңай үзгәрешләр һәркемнең күз алдында. Күпләп инвестицияләр кертелә: агрофирмаларга берсе-берсе 25-30ар млн сумлык куатле чит ил техникалары кайта. Аларда эшләү өчен әзерлекле тәҗрибәле механизаторларыбыз бар. Бүген махсус проект нигезендә районның авыл хуҗалыгы тармагын тәҗрибә мәктәбе итү күздә тотыла. Бәйрәм бүләксез булмый. Игенчелек, терлекчелек һәм эшкәртү тармакларында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән райондашларыбыз хөрмәтләнде. Район ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы Гайсин Рәйхан Зөфәр улы ветеринария тарм