Бу көннәрдә бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында чын көзге сихрилек хөкем сөрә. Уртанчылар һәм зурлар төркеме тәрбиячеләре Марина Михайловна һәм Әлфия Рашитовна көзге муллыкка эшләнмәләр ясарга старт биргән көннән әти-әниләр бик матур композицияләр ясап, бакчага алып килә башлады. Алар балаларның киенү-чишенү бүлмәсендәге шкафлар өстенә тупланып бара. Биредәге матурлыктан күзләр йөгерешә, фантазиясе бай әти-әниләребез балалар ярдәме белән нинди генә әйберләр уйлап тапмаган. Ни кызганыч, озак сакланмый гына әлеге гүзәллек, алай да аларны фотолар чагылдыра. Ә башка бакчаларда бу юнәлештә эшләр ничек бара? Зәлия Фәйзрахманова. Автор фотолары.