42 яшендә фаҗигале төстә вафат булган авылдашым Айдар Вәлиев истәлегенә. 20 сентябрьнең чалт кояшлы иртәсе ышанып булмаслык кайгылы хәбәр китерде: юл фаҗигасендә Айдар үлгән! Телефоннан-телефонга бу хәбәр минут-секундлар эчендә бөтен районны йөреп чыкты. Аны якыннан белгәннәр күз яшьләрен тыя алмады. Якыннары, гаиләсе, туганнары ни кичергәнен аңлау кыен, без, авылдашлары өчен дә зур югалту булды бу. Хәер, безнең өчен генәме икән?! Баксаң, безнең өчен гади бер авыл егете булган Айдарыбыз районыбызда да бик хөрмәтле кешеләрнең берсе булган икән! Юкса, җитәкче булып, зур урыннар да биләмәде, “мин!” дип чәчрәп, аерылып та тормады – кирәгеннән артык тыйнак, гади, әмма бик аралашучан, ипле, тәмле сүзле иде Айдар. Беркем белән сүзгә килмәс, зарлануны, боегуны белмәс, йөзеннән елмаю китмәгән авылдаш турында инде иде дип язарга да кул бармый хәтта. Менә ничә көннәр шушы хакта синең белән сөйләшәм, Айдар! Син үзеңнең бик тә дәрәҗәле, хөрмәтле, икәнеңне белми киттең, Айдар! Күрсәң