Кеше организмы бүгенге көнгә кадәр өйрәнелеп бетмәгән. Инде барысы да билгеле кебек тоелса да, галимнәр елдан-ел әллә нинди кызыклы тәҗрибәләр, исәпләүләр ясап, безне шаккаттырып торалар. Яңа мәгълүмат еш кына гасырдан-гасырга килгән фикер сөрешен үзгәртеп җибәрә. Йөрәгеңне тыңлар идем... Кешенең йөрәге гадәттә минутына 72 тапкыр тибә, көненә 100 меңләп, елына 36 миллион һәм бер гомергә уртача 2,5 миллиард тибрәнеш ясый. Әмма йөрәкнең тибүдән кала, аның тыныч торган вакытлары да шактый җыела. Әгәр шундый тик торган вакытларны бергә җыеп кушсак, уртача гомерле кешенең йөрәге 20 ел “тынычлык”та тора икән. Шулай ук йөрәкнең төчкергән вакытта туктап торуы да кызыклы күренеш. Күптән түгел НАСА тәҗрибә үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча, кешенең йөрәге галәмдә хәлсезләнеп һәм кечерәеп кенә калмый, түгәрәкләнә дә икән. НАСАның кардиологлары 12 космонавтның йөрәген тикшереп карый. Сурәтләрнең анализы космоста кеше йөрәгенең 9,4%ка түгәрәкләнүен күрсәтә. Җир шарына кайткач, ул ярты елдан кире үз