Кызганыч үлем белән 45 яшендә арабыздан киткән «Хәтәр» батырны яңгуллылар быел яңа мәдәният йортында искә алдылар. Быелның август аенда гына ачылган мәдәният йортының да беренче мәртәбә шулкадәр күп кунак кабул итүенә РСФСР ның спорт остасы Дамир Сафиуллин истәлегенә узучы район көрәш ярышы сәбәпче булды да куйды. Бөтен гомерен туган авылына багышлаган, Яңгул авылын көрәшчеләр иле итеп танытуга үзенең булган бар көчен куйган батырыбыз истәлегенә узучы быелгы ярышлар бар кунакның күңеленә кереп калырлык булгандыр. Заманча төзелгән мәдәният йорты шыгрым тулы булды, бу конне. Бер зал булып җитәкчеләрнең үзләренең командалары өчен җан атып утыруларын да кыштан бирле күргән юк иде инде. Аннары ярышларыбызга чын көрәшчеләрнең генә җыйналуы да куңелгә үзе бер рәхәтлек өстәде. Әле бу ярышларның кичкә кадәр сузылуын да байтак вакыт кургән юк иде инде. Билгеле, бу ярышлар эле генә республика тарафыннан кабул ителгән яңа көрәш кагыйдәләре белән уздырылганга да шулай сузылгандыр инде. Анн