Бишенче бүлек Югалган кешеләр 2018 нче елның февралендә Foreign Policy хәбәрчесе АКШта укучы уйгыр студенты Иманнан интервью ала. Иман үзенең Кытайга каникул вакытында кайтуы һәм Пекинда кулга алынуы турында сөйли. Тугыз көнгә сузылган сораштырулардан соң, аны Синьцзяндагы тәрбия лагерена җибәрәләр. Иманны “тәрбияләү” унтугыз уйгыр утыручы камерада ук башлана. Кулга алынганнар камера эчендә марш йөрергә өйрәнә. Атлаганда “Арып эшлә, тырышып укы” шигарен кычкырырга мәҗбүр ителгән уйгырлар сәгатьләр буе төрле пропаганда видеороликларын да карарга тиеш була. Төшке аштан соң бераз гына утырып торырга мөмкинлек бирелә, аннан соң тагын – марш йөрергә өйрәнү! Иман 60 яшьлек карт белән дуслашып китә. Аны Коръән тәфсирен аңлатканы өчен җиде елга утырталар. Иманны 17 көннән соң чыгаралар, ләкин аннан соң аны бөтен видеокамералар да таный, аңа җәмәгать транпортында йөрү тыела, егетне зур кибетләргә кертми башлыйлар. Шактый вакыт тырышып йөргәннән соң, аны яңадан укуын дәвам итәргә АКШка җиб