Ledi Газраилне уйнаучының кем икәнен белсәгез, әлеге спектакльгә килү теләгегез икеләтә артачак. Әлмәт драмтеатрында сезон ачылуга төгәл 7 көн калды. Анда ниләр генә юк та, ниләр генә көтелми! 12 октябрьдә, 74 нче сезонны ачу көнендә үк театр шаккатырырга исәпли: заманча Шаһрезадә белән Шәһрияр турындагы мәхәббәт тарихы белән үрелеп барган «Мең дә беренче кичә» театраль концерты – моңа кадәр күрелмәгән тамаша. Спектакльләр дә гадәти булырга охшамаган, хәтта театр тарихында беренче тапкыр триллер да сәхнәләштерелә. Башка шәһәрләр, танылган театрлар әлмәтлеләрне үрнәк итеп куя, Камаллылар алар белән ярышып эшли (үкчәләренә басып, кайчакларда бер адым алда баруларын да таный), фестивальләрдә көтелгәннән дә күбрәк җиңүләр яулый, лауреат була, тамашачыларны бер-берсен кабатламаучы, көчле спектакльләр белән гаҗәпләндерә – барысы да Әлмәт драмтеатры турында. Өлкән, урта буын артистларга көчле агым булып кушылган яшь актерлар, яңалыкларга ачык җитәкчелек, театр сәнгатенә яңа сулыш өрүче реж