Халыкара өлкәннәр көне һәм өлкәннәр ункөлеге кысаларында үткәрелүче чаралар елдан-ел арта бара һәм үзенчәлеклерәк итеп, җанлы оештырыла. Төрле күңел ачу чаралары, бәйрәм кичәләре белән бергә өлкәннәргә ярдәм итүне, хәйриячелекне күздә тоткан акцияләр, ярминкәләрдә өлкән буынга булган хөрмәт һәм кайгырту чагыла. Халыкара өлкәннәр көне һәм өлкәннәр ункөлеге кысаларында үткәрелүче чаралар елдан-ел арта бара һәм үзенчәлеклерәк итеп, җанлы оештырыла. Төрле күңел ачу чаралары, бәйрәм кичәләре белән бергә өлкәннәргә ярдәм итүне, хәйриячелекне күздә тоткан акцияләр, ярминкәләрдә өлкән буынга булган хөрмәт һәм кайгырту чагыла. Һәр җирлектән, оешма-предприятиеләрдән өлкән буын вәкилләрен чакырып, район мәдәният йортында уздырылучы бәйрәм тантанасы декада чорында узучы вакыйгаларның иң зурысыдыр, мөгаен. Быел тантана 4 октябрь көнне үтте. Анда кунакларга чәй табыны артында сыйлану мөмкинлеге тудырылган иде. Тантананы ачып, район башлыгы Рамил Муллин бәйрәм тәбрикләүләрен ирештерде: – Сез – рай