Найти тему
АЛЬМЕТЬЕВСК-ӘЛМӘТ

Әлмәттә “Өченче яшь” университеты ишекләрен ачты

Бүген музыка көллиятендә “Өченче яшь” университеты яңа уку елын тантаналы шартларда башлап җибәрде.

Өлкәннәрнең музыка көллиятенә чакырылуы юкка түгел.

Быел гадәти булмаган университет яңа факультетлар да ачкан
Быел гадәти булмаган университет яңа факультетлар да ачкан

Шуның берсе музыка белән бәйле. Әлеге факультет өлкәннәрне музыка серләре белән таныштырачак, теләкләре булганнар уен коралларында да уйнарга өйрәнә ала. Шулай ук инглиз телен өйрәнергә дә мөмкин булачак. Тагын башка факультетлар да эшли. Бу хакта газетабызның киләсе санынна укып белә аласыз.

Светлана Лаптева, ветераннар һәм Василий Самойлов
Светлана Лаптева, ветераннар һәм Василий Самойлов

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе начальнигы Фая Якупова өлкәннәрне университет яңалыклары белән таныштырдылар.Дәресләр бушлай.

Теләгәннәр берничә факультетта укый ала
Теләгәннәр берничә факультетта укый ала

Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.