Нөнәгәр белән Чутай арасындагы басуда гөрләтеп ике комбайн эшли. Вак-төяк ремонт вакытына туры килеп, «ДОН-1500» комбайны янына туктадык Кукурузны орлыкка суга башлаганнар, дигән хәбәр алынуга районыбызныӊ төньягында урнашкан хуҗалыкларныӊ берсе – «Кызыл юл»га юл тоттык. Дөрестән дә, Нөнәгәр белән Чутай арасындагы басуда гөрләтеп ике комбайн эшли. Вак-төяк ремонт вакытына туры килеп, «ДОН-1500» комбайны янына туктадык. Җәйге урып-җыю вакытындагы очраган таныш йөзләр икән: Рәфыйк Галиев үзенеӊ ярдәмчесе Айдар Гайфетдинов белән яӊадан «кыр кораб»ын кабызып, кукуруз сугарга чыкканнар. Кәефләре дә күтәренке, кичә 5 гектар җирдә сугып караган идек, анысы да 20 тонна булган, бүген инде чып-чынлап тотындык, бездә әле урак өсте яӊадан башлана, диләр алар. Аларга ярдәмгә район «Агрохимсервис» җәмгыяте комбанчылары Фаяз Гапсәләмов һәм Раузит Гыйльметдинов. Ике комбайнга өч машина куелган, шоферлар Раиф Нургалиев, Илфат Нургалиев, Дамир Йосыпов «КамАЗ» машиналары белән орлыкны нәкъ урак өстендә