Шәһәрдә һәм предприятиеләрдә спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар нәтиҗәләрен бирә. Хәбәр иткәнебезчә, безнең яшьләр «Форпост» республика үзәгенең XVIII спартакиадасыннан җиңү белән кайтты. 6 кешедән торган команда яшьләре Әлмәт торба заводында хезмәт куя. – Безнең барыбыз да спорт белән шөгыльләнә. Футбол да уйныйбыз. Спартакиадага барганда бары тик футбол уенында җиңүне бурыч итеп куйган идек. Көндәшләрнең көчле булуын күрү җиңүгә омтылышны тагын да арттырды, – диде алар.
Әлмәтлеләр беренче көнне үк физик яктан чыныккан, нык ихтыяр көчле булуларын күрсәтә. Спортның 7 төрендә дә торба заводы яшьләре җиңү яулый. Калганнарында исә икенче урын алалар. Мария Закирова һәркемне сокландыра. Ул Калашников автоматын 32 секундта сүтеп җыя һәм шушы вакыт эчендә бу хакта доклад бирергә дә өлгерә. Спартакиадада иң яхшы нәтиҗә шул була.
– Мин политехникумда укыганда беренче курста хәрби әзерлек дәресләренә йөргән идем. Автомат белән шунда таныштым, атарга да өйрәндем. Күнекмәләр