Иртәнге аш –– иң төп ашау вакыты. Тәүлекнең нәкъ шушы вакытында яхшы итеп туклану зарур. Көнне нәрсәдән башларга, ә нәрсәне чүп савытына салырга? Бу исемлектә чипсы яки консервантлар юк, билгеле. Шулай да берничә файдалы ризыклар исемлегенә кергән «алдаугыч» ашамлыклар табарсыз.
Әзер күпертмәләр (хлопья)
Маркетологлар һаман саен әлеге ашамлык иң идеаль иртәнге ризык дип расласалар да, бу хаклыкка туры килми. Ябыгу вәгъдә иткән җитештерүчеләр күпертмәләргә шикәр комы салалар. Шикәрдән файда бик аз: углеводлар кандагы глюкоза дәрәҗәсен тиз арада арттыра да, кабат ашыйсы килә башлый. Иң яхшы ысул: өйдә мюсли әзерләү. Моның өчен солы күпертмәләренә сок яки сөт салып җебетергә, соңыннан җиләк-җимеш, чикләвек һәм бер кашык бал кушарга. Мондый ризык энергия генә биреп калмый, акчаны да янга калдырачак.
Йогыртлар
Иртәнге ашка йогырт – реклама ясаучыларның чираттагы капканы. Беренче ашка сөт продуктлары куллану зыянлы түгел, шул ук вакытта файда да бирмәячәк. Эш шунда: файдалы