1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне Хөрмәтле өлкәннәр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле райондашлар! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлыйм. Бу – сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге биргән бәйрәм. Сезгә зур сынаулар узарга туры килгән, районыбыз, туган республикабыз, гомумән, илебез үсешенә нигезне нәкъ менә сез салгансыз. Авыр тормыш юлы үтеп, күпме югалтулар кичерсәгез дә күңел көрлеген, иртәгәге көнгә ышанычны саклап кала алгансыз. Сез – бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлаклылык сагында торасыз. Белемегез, бай тормыш тәҗрибәгез белән уртаклашасыз, үз үрнәгегездә яшь буында хезмәт сөючәнлек, патриотизм, ихтыяр көче тәрбиялисез. Милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклауда да без сезгә таянабыз. Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Яңа социаль объектлар сафка баса, юл
Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне Өлкәннәр көне белән тәбрикли
2 октября 20182 окт 2018
70
1 мин