Балтачта, ат чабышы сезоны ябылуы уңаеннан, "Сабантуй" паркы янындагы мәйданда ат чабышы булды. Ярымтокымлы айгырлар арасында 1800 метрга узышуда беренче урында – Арчадан "Татарин" кушаматлы аты белән Рамил Рәхматуллин, икенче – Биектаудан "Эдинбург" айгыры белән Рафил Ибраһимов, өченче –"Татарстан" җәмгыятенең "Тарлау" аты белән Ранис Таҗетдинов, дүртенче урында “Бөрбаш “ җәмгыятеннән “Малыш” кушаматлы аты белән Александр Александров. Ярымтокымлы бияләр арасында 1200 метрга узышта "Кызыл юл"дан данлыклы "Экзотика" белән Николай Лялин беренче булды, "Татарстан"нан "Хафиза" белән Марат Вафин – икенче, "Бөрбаш"тан "Загира" белән Александр Александров – өченче. Чиста токымлы айгырлар 1800 метрга узышты, беренчелек Питрәчтән "Гренд Бой” аты белән Александр Александровта, “Татарстан” җәмгыятеннән "Адмирал" белән Азат Зәкиев – икенче, шул ук хуҗалыктан "Реджин" белән Ранис Таҗетдинов өченче урынга лаек булды. Чиста токымлы бияләр арасында 1200 метрга узышта "Татарстан"нан