Бүген районның иң өлкәне саналган Зәригә әби Шәйдуллинага 105 яшь тулды. Тыл һәм хезмәт ветераны Зәригә әби һаман да шул килеш: ап-ак яулыгын бөркәнгән, урыны түрдә, биш баласы янәшәсендә. – Без сеңлем Рәисә белән сугышка кадәр туганбыз, Рәзинә, Расих, Әлфия сугыштан соңгы балалар, – диде Җәүһәрия апа.– Әнинең күргәннәре аның. Әти сугышка киткәндә дүрт бала белән кала. Фаҗигале рәвештә ике үсмер баласы һәлак була, алны-ялны белми көн-төн эшли. Ничек булса да, безне аякка бастырды, үзе кебек тырыш, хезмәтне сөяргә өйрәтеп тәрбияләде. Әни энебез белән яши. Киленебез дә, Расих та бик яхшылар. Әнине күтәреп кенә йөртәләр, нык тәрбиялиләр. Шуңа күрә әниебез шушы яшькә кадәр җитте, – Җәүһәрия апаның бу сүзләренә башка кызлары да кушылды.
Расих абый исә башка фикердә. Әниләренең озак яшәү серен ул аның хәрәкәтчән булуында, кешеләргә гел изгелек кылуында күрә.
– Без бергә 40 ел торабыз инде. Әле тагын әни белән яшәргә насыйп итсен. Әни биш вакыт намазын бер дә калдырмады. 90 яшендә авылд