Бүген Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында Профсоюзлар көне билгеләп үтелде. Парк гөрләп торды.
Бәйрәм белән «Татнефть» ААҖнең персонал белән эшләү буенча идарә начальнигы Андрей Глазков, профком рәисе Гомәр Яруллин, Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе вазифаларын башкаручы Татьяна Васильева тәбрик итте.
Бәйрәм барышында «Татнефть»нең 31 нче спорт спартакиадасында җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды.
Халык аларның һәммәсен кызыксынып, артистларның концертын карап хозурланды.
Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.