Найти тему
Suumbika Kazanova

Сумса рецепты

Урта Ыртыш татарлары сумсаны бәйрәм булганда да, кайгы төшкәндә дә әзерлиләр. Эчлеген дә төрледән-төрле ясыйлар – бәрәңге, уылган кишер, ливер, джем һәм башкалар. Без исә итле сумса ясыйк.

Камыр:

  • 1,5 чәй кашыгы коры чүпрә;
  • 600 г он;
  • бер аш кашыгы шикәр комы;
  • ярты чәй кашыгы тоз;
  • 300 мл сөт;
  • ике йомырка.

Камырны басабыз, сәгать ярымга кабартырга куябыз.

Эчлек:

  • 600 г фарш;
  • ике-өч баш суган;
  • яшел тәмләткечләр;
  • тоз;
  • борыч.

Эш барышы:
Камырны җәеп, өстенә көнбагыш яки акмай сөртәбез.

-2


Артык тыгызламый гына рулет шикелле итеп төрәбез. 

-3


Хәзер инде шуны бик зур булмаган өлешләргә кисәбез.

-4


Һәр өлешне түгәрәкләп җәябез. 

-5

Һәрберсенең уртасына берәр аш кашыгы эчлек салабыз.

-6

Сумсаны өчпочмак формасында ясыйбыз. 
Кырыйларын чеметеп, әйләндереп куябыз. 

-7

Әзер сумсаларны кабартып алабыз. Өстенә йомырка сарысы сөртәбез һәм 15-20 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.