Найти тему
АЛЬМЕТЬЕВСК-ӘЛМӘТ

Әлмәт кызы – «Дөньяның топ-моделе-2018» бәйгесендә җиңде

Әлмәт кызы Диана Уразбахтина «Дөньяның топ-моделе-2018» титулына ия булды.

Грециядә уздырылган бәйгедә дөньяның 23 гүзәл заты катнашты. 15 яшьлек Диана гади мәктәптә укудан тыш, 3 ел дәвамында модельләр мәктәбенә дә йөри. Узган ел аның «Топ-модель-2017» бәйгесендә җиңеп чыгуы Грециядә Россия данын яклау мөмкинлеге биргән.

Фото Диана Уразбахтинаның шәхси архивыннан алынган
Фото Диана Уразбахтинаның шәхси архивыннан алынган

Барлык этапларда да Диана бары тик югары балларга гына ирешеп, бәйгенең төп призын нефтьчеләр башкаласына алып кайтты.

Диана Уразбахтинаны бүләкләү мизгелләре
Диана Уразбахтинаны бүләкләү мизгелләре

Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.