Кер сабынын Рәсәйнең бөтен гаиләсендә дә кулланалар. Кайбер хатын-кызлар аның белән киемне генә түгел, савыт-сабаларны да юалар. Алай гына да түгел әле, дивардагы пычракны да, идәндәге майлы тапларны да кер сабыны белән бетереп була. Мунчада тәнне дә, чәчне дә кер сабыны белән юучылар бар. Кайбер хуҗалар мәчеләрен дә шуның ярдәмендә чисталыкта тота. Әлеге селтеле продукт һәрвакыт кулланылышта булса да, аның зыяны да юк түгел. Кер сабынын кулланырга ярыймы икән? Шул сорауга җавап эзләп карыйк. Кер сабыны нидән ясала? Көндәлек кулланыштагы әйберләрнең зыяны-файдасы турында сөйләшкәндә, һичшиксез, аның нәрсәдән килеп чыкканын белергә кирәк. Сабын составында төп урынны май алып тора. Совет заманында кер сабынын ясаганда ашар өчен яраксыз булган дуңгыз, балык, сыер, сарык майларын кулланганнар. Ул күп эшкәртүләр аша узган: аны җитештерүчеләр чистарталар, агарталар һәм тәмсез исен чыгаралар. Бүгенге көндә аны ясау бераз үзгәрә, хәзер инде табигый майны башка матдәләр белән алыштыралар. Шу