Найти в Дзене
Suumbika Kazanova

Бик тәмле караҗимеш бәлеше

Камыр: 1 пачка маргаринны әкрен генә утта эретеп, 2 стакан сөт, 1 пачка коры чүпрә өстибез ( «Саф-момент» ), 2 аш кашыгы каймак, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, чеметеп кенә тоз салабыз да, камыр йомшак кына булырлык итеп он белән басабыз.
Эчлек өчен: 1 стакан караҗимешне юып, кәстрүлгә салабыз да, тәмам изрәгәнче сүрән утта пешерәбез. Пешү вакыты төрле сортныкы төрлечә.
Камырны бер зуррак, бер кечерәк ике кисәккә бүлеп, зуррагын табадан чыгып калырлык итеп тәгәрәтеп җәеп, майлаган табага салабыз да, өстенә пешкән караҗимеш түшибез, аннары шикәр комы сибәбез. Төгәл исәбе юк, чөнки кайсыбер караҗимеш баллырак, кайсылары ачырак була.
Кечерәк кисәктән бәлешнең капкачын җәябез. Капкач өстенә 50 г акмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 кашык чамасы он белән валчык ясап стбәбез. Он бераз артыграк та кирәк булырга мөмкин, валчык кулга ябыша торган булмасын.

-2