Найти тему
АЛЬМЕТЬЕВСК-ӘЛМӘТ

Әлмәт ветераннары сезонны япты

Әлмәттә 5 меңнән артык ветеран велосипедта йөри.

Бүген шәһәрдә ветераннар өчен 7 клуб эшли. «Тәгәрмәч» дигәне үзенә велосипед сөючеләрне туплаган.

РФ Президенты грантын отып, 400 мең сумга велосипедлар алынган иде
РФ Президенты грантын отып, 400 мең сумга велосипедлар алынган иде

Район башлыгы да саллы өлеш чыгарды. 30 велосипед клубларга да өләшенде. «Тәгәрмәч» клубына 17 велосипед куелган. Шулай ук Иске Әлмәттәге һәм «Зәңгәр күл»дәге клублар да велосипед белән тәэмин ителде.

Кыскасы, шәһәрнең төрле почмакларында яшәүчеләргә мөмкинлекләр тудырылды. Пенсионерлар өчен һәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрне бушлай прокат эшләде. 

Өлкәннәр быелгы велосипед сезонын рәсми рәвештә ябу өчен стадионга җыелды
Өлкәннәр быелгы велосипед сезонын рәсми рәвештә ябу өчен стадионга җыелды

Алар башта музыкаль флешмоб уздырды, физик күнегүләр ясады һәм Шарлавыклы буалар буенча велосипедта әйләнде.

Музыкаль флешмоб мизгелләре
Музыкаль флешмоб мизгелләре

Әмма сезон ябылу прокат ябылу дигән сүз түгел әле. Прокат нокталары ноябрь азагына кадәр эшләячәк.

Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.