Илсөя Бәдретдинова – татар эстрадасының иң чибәр һәм талантлы җырчыларының берсе. Аның өстенә әле ул уңган хуҗабикә дә! Гастрольләр вакытында Балтач якларында өйрәнеп кайткан гөмбәне кышка әзерләү серләре белән ул безнең белән дә уртаклашты. 1. Кышкылыкка гөмбә туңдыру Ашарга яраклы теләсә кайсы гөмбәне (опята һәм гөреҗдәдән башка) коры килеш чистартып, салкын су белән юарга. Суга лавр яфрагы, түгәрәк кара борыч, сарымсак, укроп (сабагы да, яфрагы да), канәфер, тоз, әз генә аш серкәсе салып, шул рассолда 20 минут пешерергә. Аннан дуршлаг аша сөзеп, гөмбәне пакетларга тутырып туңдырырга. Шуның белән шул. Теләсә кайсы вакытта аласың да, мәсәлән, бәрәңге белән кыздырып ашыйсың. Ильсия Бадретдинова – Сине уйлап янам 2. Гөреҗдә тозлау Гөреҗдәне дә коры килеш чистартып, салкын суда юабыз. Бер тәүлек суда тотабыз. Тәүлек эчендә суны ике тапкыр алыштырабыз. Шулай иткәндә, гөреҗдә әчесен суга чыгарып бетерә. Аннан әлеге дә баягы тәмләткечләр салып кайнаткан рассолда 20-25 минут чамасы пешерәб
Илсөя Бәдретдиновадан гөмбәне кышка әзерләү буенча 3 киңәш
17 сентября 201817 сен 2018
35
1 мин