Су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм юллар торышы. Авыл халкын элек-электән борчыган мәсьәләләр бу. Яшьләрнең, туган-үскән җирен калдырып, читкә – шәһәргә китүе дә шушы проблемалар аркасында булмадымы икән?! Су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм юллар торышы. Авыл халкын элек-электән борчыган мәсьәләләр бу. Яшьләрнең, туган-үскән җирен калдырып, читкә – шәһәргә китүе дә шушы проблемалар аркасында булмадымы икән?! Урамнарны яктырту мәсьәләсе чишелеш тапты кебек. Су белән тәэмин итү дә хөкүмәт ярдәме белән тормышка ашырыла башлады. Соңгы елларда җирлегебездә юллар торышы да күзгә күренеп яхшыра. Бүген инде торак пунктлар арасына гына түгел, авыл эченә дә асфальт түшәлә. Иске Сәеттә асфальт юлны ачу тантанасы бәйрәмгә тиң булды. – Бу бәхетне дә күрер көннәр бар икән! Күпме көттек бит! – Аллага шөкер! Аллага шөкер! Олы сөенеч бит бу! Сагынып көтеп алдык бу көнне! Иске Сәеттә юл ачылу тантанасына җыелган өлкәннәр сөенечләрен шулай бүлеште. – И-и кызым! Балаларның, шәһәрдән кайтып