7 сентябрьдән 9 ына чаклы Казанда беренче тапкыр йөзү буенча дөнья кубогы этабы ярышлары узды. Анда Әлмәт спортчылары да катнашты. Егетләрнең икесе дә сынатмады. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган татарстанлылар исәбендә 6 медаль – 4 көмеш һәм ике бронза. Бер көмеш медальне шәһәребезнең олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Эдуард Вәлиәхмәтов яулады. Ул 400 метрга комплекслы йөзүдә финишка беренче килүчедән нибары 4 секундка гына калыша. – Беренче урын алучы халыкара стартларда күп катнашкан, исәбендә рекордлар да булган спортчы, Европа һәм дөнья чемпионы. Мондый спортчылар белән ярышу безнең өчен бик мөһим һәм тәҗрибә дә, – диде Эдуард. Тренер Светлана Вәлиәхмәтованың икенче шәкерте Владислав Акишинның әлеге халыкара стартларда беренче тапкыр гына катнашуы, 6 нчы урын яулау – шулай ук зур җиңү. – Бу сезон башы гына әле, җәйдән соң көч тулысынча тупланмаган, шуңа күрә стартлар авыррак булды, – диде Светлана Вәлиәхмәтова. Башка яңалыклар
Әлмәт егете Эдуард дөньяның көчле спортчыларын куып җитте
12 сентября 201812 сен 2018
17
~1 мин