Бөтен үкенечле хәлләрендә шайтанны гаепләгән бер кеше аны төшендә күрә. Шайтан, ачуланып әлеге кешегә: – Нигә сез, кешеләр, үзегезнең бөтен хаталарыгызда мине гаеплисез? Сезнең гөнаһлы булуыгызда минем ни гаебем бар? Мин бит сезне бераз селкетеп кенә җибәрәм, – дип әйтә. – Синең сүзне ничек итеп аңларга? – дип сорый әлеге кеше. – Мәсәлән, бер байның болындагы тәкәсе җиргә кагылган казыкка бау белән бәйләп куелган иде. Мин килеп әлеге казыкны бераз селкеттем. Шуннан соң теге тәкә, аргы-бирге ыргылып, казыкны җирдән йолкып чыгарды. Йөгерә-йөгерә хуҗасының йортына кайтты. Шушы вакытта йортның ишекләре ачык торганга, чабып өйгә керде һәм, диварга беркетелгән зур гына көзгедә үзенең сурәтен күреп, көзгедәге тәкәне мөгезләре белән сөзә башлады. Һәм, үзегез беләсез, көзге челпәрәмә килде. Хуҗаның хатыны, әнисеннән калган көзгенең ватылганын күреп, ачуланып, хезмәтчеләргә: “Бу тәкәне хәзер үк суегыз”, – дип боерды. Һәм аны шунда ук суйдылар. Бераздан соң, тәкәне кечкенәдән үк кулыннан