Әлмәт көне буе бәйрәм итте. Быелгы тантана Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга 75 һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына багышланды.
Нефтьчеләр һәм Шәһәр көне Ленин мәйданы каршында кара алтын табучыларга багышлап сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китте. Күренеш башка еллардан үзенчәлекле булуы белән аерылып торды.
Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Кирилл Молодцов, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин да катнашты.
Кара алтын табучыларны Рөстәм Миңнеханов тәбрик итте. Ул аларның фидакарь хезмәтләренең икътисадның нигезе булып торуын искәртте. 75 ел дәвамында 3,3 миллиард тонна кара алтын табылган. Президент Әлмәтнең дә көннән-көн үзгәрә, яхшыра баруын билгеләп үтте. “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов чыгышында киләчәктә дә социаль программаларның эшләячәген җиткерде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин республика һәм “Татнефть” җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
Фидакарьләргә дәүләт һәм корпоратив бүләкләр тапшырылды. “Татнефть” компанияләре һәм бүлекчәләре хезмәт коллективлары парады да матур күренеш булды.
Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.