30 августта Татарстанда яшәүче барча халык, шул исәптән актанышлылар да, Республика көнен билгеләп үтә. Безнең районда бәйрәм уңаеннан чаралар иртәнге сәгатьләрдән үк башланып китте. Актаныш халкын уртак бәйрәмебез белән тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев килгән иде. САН: Бүгенге көндә Актаныш районында барлыгы 30 575 кеше яши. Шуларның 5999ын 14 яшьтән 30 яшькә кадәрлеләр тәшкил итә. Ягъни алар безнең киләчәк. Яшь буынны бар яклап та сәламәт итеп тәрбияләү максатыннан Татарстанда киң күләмле эш башкарыла. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да соңгы елларда зур адымнар белән алга бара. 2013 елдан бу нисбәттә Республика районнарында спорт мәйданчыклары төзелеп, кулланылышка тапшырыла башлады. Дәүләт программасы кысаларында җәелдереп җибәрелгән әлеге хәрәкәт Актаныш районы халкына 15 спорт мәйданчыгы бүләк итте. Аларның алтысы баскетбол һәм волейболныкы булса, тугызы – футбол мәйданчыгы. Республика көнендә
Республика көнендә Актанышта унбишенче спорт мәйданчыгы ачылды
30 августа 201830 авг 2018
64
1 мин