2017-2018 нче уку елыннан, Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбендә, башлангыч сыйныфлар өчен интеллектуаль үсеш ягыннан кимчелекләре булган балалар өчен коррекция сыйныфлары эшли башлады. Мәктәптә шушы юнәлештә сыйныфлар ачылу әти-әниләр өчен әйтеп бетермәслек куаныч булды. 2б сыйныфында 3 укучы, 4б сыйныфында 2укучы Нөнәгәр, Чутай, Яңгул, Норма авылларыннан йөреп укыды. Бу укучылар өчен аерым кабинет, логопункт тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылды. Фәннәр аерым (җиңеләйтелгән формада) укыту планы буенча укытылды. Укучыларга фәннәрдән белем стандартларын тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкинлек тудырды. Балалар белән махсус белемле логопед-дефектолог эшләде. Укучылар өчен озайтылган көн группасы, дәрестән тыш шөгыльләнү өчен түгәрәкләр эшләде. Мәктәптә үткән һәр чарада, күргәзмәләрдә кул эшләре белән, концерт, бәйгеләрдә балаларыбыз актив катнашты. Эш тәҗрибәсен тарату максатыннан февраль аенда әти-әниләр өчен районкүләм “Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Районның төрле мәктәпләре