Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык. – Татар халкында элек-электән аерылышучылар саны аз булган, ә ятимнәр бөтенләй булмаган. Бүген исә аларның саны коточкыч тизлектә арта, моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
– Элеккеге заманда әти-әниләр кызларына яки улларына парны үзләре сайлаган. Туганлашырга теләгән гаиләне алдан «өйрәнгәннәр»: гаиләдә кыз бала ничек тәрбияләнгән, өйдә әниме, әллә әтиме хуҗа – барысын белгәннән соң гына кызны башкода белән сорап кайтканнар. Кыз бала, әти-әнисе хәер-фатиха, никах белән биргән икән, димәк, яшәргә кирәк дип уйлаган. Үзенең амбицияләре, алай телим, болай теләмим дигән уйлар бөтенләй булмаган. Гаилә дә, ирең дә – изге, кияүгә чыктың икән