Җәй - карбыз белән сыйланыр вакыт. Әлеге ризык татлы да, файдалы да. Мәсәлән, карбызны кан тамырлары шешенүеннән, бавырга токсиннар җыелганда, бөерне ташлардан чистарту өчен ашарга киңәш ителә. Татлы карбызда шулай ук кеше организмы өчен бик кирәкле глюкоза һәм сахароза, клетчатка, магний бар. Әмма карбызның файдасын бары чын, табигый шартларда үстерелгән җимешләр ашап кына тоеп була. Аны дөрес итеп сайлый белергә кирәк. “Җайдак” сайты карбыз алганда түбәндәге билгеләргә игътибар итәргә киңәш итә. Кайдан һәм кайчан? Август – карбыз сатып алу өчен иң кулай вакыт. Җәй ахырында аның өлгереп җитү-җитмәвенә бернинди шик калмый. Ләкин алган кеше августны көтеп тормый инде, бөтен белгән шаку ысулларын кулланып, иң татлы, иң тәмле карбызны сайлап ала. Эш карбызның кайсы төбәктә үсүенә бәйле. Әйе, җәй башында да тәмле һәм файдалы микроэлементларга бай карбызны табып була. Бу вакытта Әзербәйҗан җимешләре сатыла. Гадәттә, карбызны базардан алалар. Һәм анда алар чыннан да әйбәтрәк. Зур кибетләр