Берәр теләге тормышка ашсын яки максатына ирешү өчен мөселман кешесенең менә дигән мөмкинлеге бар. Ул - хаҗәт намазы. Сөннәт намазлардан булган бу гыйбадәт ястү намазыннан соң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать итеп укыла. Беренче рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң өч мәртәбә «Аятел Көрси», калган рәкәгатьләрдә «Фатиха»дан соң берәр мәртәбә «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре укыла. Намазны укып бетергәннән соң, ул “Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин” дип Аллаһка хәмде-сәнә әйтеп, Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм)гә салават-сәлам ирештерә. Шуннан соң, кулларын күтәреп түбәндәге доганы укый:
«Ләә иләәһә илләәллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббил-гаршил-газыйим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.Әс-әлүкә мүҗибәәти рахмәтикә вә газәә-имә мәгъфиратикә үәл-ганиимәтә миң күлли биррин, үәс-сәләәмәтә миң күлли исмин ләә тәдагъ лии зәмбә. Илләә гафәртәһүү, үә ләә һәммән илләә фәрраҗтәһүү үә ләә хаҗәтән һийә ләкә ридан илләә кадайтәһәә йәә әрхәмәр-раахимиин».
Доганың мәгънәсе: Хәлим в