Бервакыт падишаһ вәзиреннән: - Нишләп минем хезмәтчем миннән бәхетлерәк икән? Ул бит ярлы, ә мин падишаһ, байлыгым дөньяга җитәрлек, ә җан тынычлыгым юк ,- дип сораган. - Падишаһым, Сез аны “99 шарты” белән сынап карагыз. - Нәрсә соң ул “99 шарты” ? - Төнлә аның ишеге төбенә 99 динар салынган янчык куегыз. Янында “Сиңа бүләккә 100 динар” дигән язу да калдырыгыз. Ишеккә шакыгыз да, шуннан соң нәрсә булганын читтән генә карап торыгыз. Падишаһ шулай эшләткән дә. Хезмәтче янчыкны алып, акчаны санап карагач, әйтеп куйган: - Бер динар кайдадыр төшеп калган бит. Хезмәтче гаиләсе белән динарны эзләргә чыккан. Төне буе эзләгәннәр. Таба алмагач,хезмәтченең ачуы чыккан. Элек сабыр булса, хәзер ул хатынына, балаларына җикеренгән. Йокысы качкан, төне буе шул бер динар турында кайгырып чыккан. Иртән дә кәефе булмаган. Падишаһ янына да ул йокысызлыктан шешенгән кыяфәте белән кәефсез килеш килгән. Йөзендә елмаюның әсәре дә булмаган. Канәгатьсезлеге ерактан ук “кычкырып торган”. Падишаһ менә ш