Рейтингның икенче атнасы нәтиҗәләрен барлыйк. Футбол буенча дөнья чемпионаты үтте, мөгаен, шуңадыр сайтларның күрсәткечләре дә аска тәгәрәде. Дөньяви сайтлар төркемендә алдынгылар, “Интертат”тан кала, укучыларын югалтсалар да, урыннарын саклап кала алдылар. Иң югары үсешкә “Интертат” иреште - узган җомгада аны укучылар, алдагы атна белән чагыштырганда, 1258 кешегә артык иде. “Ялкын”ны укучыларның үсеше дә сизелерлек – 339. Бу аны рейтингта бер баскычка югары күтәрде. “Сәхнә” белән дә шундый ук хәл. “Ялкын”да үсеш – 268 %. Шушы санны күргәч, иң беренче туган фикер – шатланыргамы, әллә шикләнергәме? Шулкадәр зур сикерешкә нәрсә сәбәпче? Мөгаен, алдагы атна бу хәлгә ачыклык кертер. Укучыларыбызның да фикерен беләсе килә. Сез бу хакта ни уйлыйсыз, мөхтәрәм җәмәгать? Комментарийларыгызны шушы язма астында калдырыгыз. Укучыларын иң күп югалтучы - “Сөембикә”: 333 кеше. Барлыгы биш ресурс укучыларын югалтты, шуларның берсе - “Күңел чыңы” рейтингтан төшеп калды, аның урынын “Аксу ТВ” с