Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Гауга чыгармау сере

Ике янәшә йортның берсендә гауга, икенчесендә бик тыныч тормыш бара. Менә чираттагы гауга чыккач, хатыны иренә әйтә:

- Синең күршеләрнең талашканын ишеткәнең бармы? Минем – юк! Бар әле, бел, ничек шулай тыныч яши ала икән алар.

Ире яшерен генә барып, тәрәзәдән күршеләрне күзәтә башлаган. Хатын – кухняда. Аның хәләл җефете өстәл янында нидер язып утыра. Шулчак алгы бүлмәдә телефон шалтырый. Ул трубканы алырга дип җәт кенә торып киткәндә өстәлдәге вазага бәрелә. Ваза идәнгә төшеп чәлперәмә килә. Аның тавышына кухнядан хатыны йөгереп чыга. Идәннән кыйпылчыклар җыю белән мәш килгән ире аңа:

- Телефонны алырга ашыга идем... Ялгыш бәрелдем...

- Юк, мин гаепле. Тиешсез урынга куйганмын...

Ваза ватыкларын бергәләп җыеп бетергәч, һәркайсы кабат үз эше белән шөгылләнә башлый. Бу хәлләрне тәрәзәдән күзәтүче ир өенә кайткач, хатыны:

- Белдеңме? – дип сорый.

- Белдем! Аларның гаиләсендә икесе дә “гаепле”, ә без икебез дә гел “хаклы”.