Социаль челтәрләрдә кешеләрнең сәгатьләр буе утырып, вакытларын юкка сарыф итүгә бәйле рәвештә «Инстаграм» чикләү фикере белән Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов чыкты.
«Аның аралашу чарасы булуына мин каршы түгел. Ләкин ул маниягә яки бизнеска әйләнгәч, аны тыярга кирәк», - дип белдерде ул.
Үз чыгышында мисал итеп, ул спиртлы эчемлекләрнең 22.00 дән соң сатылмавын атады.
«Биредә кем нәрсәгә реклама ясыйсы килсә, шуңа ясый, нәрсә сатасы килсә, шуны сата. Бу гамәлләрне берсе дә контрольдә тотмый. Бу мәсьәләне хәл итү өчен «Инстаграм»да кешенең тәүлек буе утырырга мөмкинлеге булмасын өчен лимит кертергә кирәк», - дип өстәде депутат.
Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.