Шәһәр оешма һәм предприятиеләренең кадрлар бүлеге вәкилләре хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закондагы үзгәрешләрне өйрәнде. Алар арасында Пенсия фонды, хезмәт инспекциясе, мәшгульлек үзәге вәкилләре дә бар иде.
Киңәшмә барышында пенсия реформасы һәм хезмәтне саклау законында булган үзгәрешләргә дә кагылып үттеләр.
Эш бирүченең хезмәткәрләре алдындагы бурычлары темасы да үзенең актуальлеген югалтмый.
Ел башыннан Хезмәт кодексының 360 нчы маддәсенә мөһим төзәтмәләр кертелде. Үзгәрешләр тикшерүне оештыру һәм уздыру тәртибенә кагылды.
Хезмәт стажы һәм пенсиягә чыгу мәсьәләсе дә каралмый калмады. 2019 елдан ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яше – 65 булса, хатын-кызлар өчен - 60 яшь.
Алар лаеклы ялга билгеләнгән сроктан нибары ярты елга соңрак чыгалар. Күп балалы аналарга кагылышлы пунктлар бар. Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызларга 57 яшендә пенсиягә чыгарга рөхсәт ителә. Ләкин бу мәсьәләдә искәрмәләр дә бар.
- Ләкин бала 8 яшькә кадәр үлгән яки туганда үлгән булса, бу очрак саналмый,- дип билгеләп үтте Пенсия фондының клиент хезмәте җитәкчесе Венера Навширванова.
Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.