Балтач бистәсендә йөрү күпкә уӊайлы булачак. Сүз, район газ юлы белән барып «Сорнай» хужалыгы гараж территориясе артында зур ерганак аша күтәртелгән юл турында бара.
Районыбызныӊ «МДСУ-1» оешмасы көче белән Балтач бистәсендә йөрү күпкә уӊайлы булачак. Сүз, район газ юлы белән барып «Сорнай» хужалыгы гараж территориясе артында зур ерганак аша күтәртелгән юл турында бара.
Җәй буе тракторлар гөрелтесе тынмаган урынны хәзер танырлык түгел. Вак таш салынган өслек юлдан курыкмыйча җиӊел машинада йөрергә мөмкинлек бирә. Юл Рамил Фаазлыев урамы башына килеп чыга һәм аннан Балтач бистәсенеӊ төньяк-көнбатышына төрле урамнар аша хәрәкәт итәргә мөмкинлек бар. Киләчәктә бу юлга асфальт түшәлер, дип көтелә.