Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

"Сезгә аерым бүлмә бирәбез"

 Нурия Әлмиева
Нурия Әлмиева

Бик җитди бер оешмага барырга туры килде. Эшемне бетергәнче намаз вакыты чыгарга якынлашкан. Өйгә кайтып җитә алмыйм, якында мәчет юк, урамда – кыш.

Коридорда бер аулаграк урын таптым да, хезмәткәрләрдән: “Монда намаз укып алсам ярыймы?” – дип сорадым. “Җитәкчедән сорагыз”, диделәр.

Начальник кабинеты янына килдем. Ишектәге язуда яһүд ФИОсы. Шакып кердем. Гозеремне әйттем. “Юк, коридорда кеше алдында укымагыз. Хәзер сезгә аерым бүлмә бирәбез”, - дип телефонына үрелде. Бер хезмәткәрен чакырып кертте.

Урынбасары командировкада икән, шуның бүлмәсен ачарга, соңыннан ачкычын вахтага тапшырырга кушты. Хезмәткәр минем намаз укып бетергәнне ишек артында көтеп торды.

Рөхсәт итмәсәләр, утырып ишарә белән генә укырмын дигән идем. Кайбер намазлы мөселманнар “Хәзер көннәр кыска, көндезге намазлар казага кала” диләр. Бу постны шуңа язам. Сәбәп кылсагыз – калмый! Аллаһы Тәгалә юлын ача да куя.

P.S. Бу язма - фейсбуктан. Максатыбыз - биредә татар телен популярлаштыру.