Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Урманнарыбыз язмышы: зур имәнне "зур"кешеләр кискән?

чыганак: https://storge.pic2.me/upload/716/5af943062a9e1.jpg
чыганак: https://storge.pic2.me/upload/716/5af943062a9e1.jpg
 Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

Бер танышым: “Миңа әйләнә тирәсе 5 метрга якын булган имән агачы күрсәттеләр, сине дә алып барып күрсәтәм әле”, - дип, җәй буе шул агач турында сөйләде.

Нихаять, октябрь аенда бу агачны фотога төшерергә дип юлга кузгалдык. Юл уңаенда Урта Сон авылындагы танышына күрде дә, урманга, теге зур имән янына таба юл бармы дип сорады.

Танышы югалып калып: “Юк инде ул, аны бер ай элек кисеп алып киттеләр”, - диде. Мин: “Имән агачының кисүдән калган төбен фотога төшерәм, барыйк дигәч, агачны кистерүче кеше үзе белән күп эшчеләр алып килеп, имәннең төбен казып, тамырлары белән бергә кисеп алып китте, урынында зур чокыр гына калды диде. Кая дигәч, Алабуга ярмаркасында дип ишеттем диде. Нинди кеше соң ул дип сорагач, белмим, Казанда аның зур танышлары бар икән дип кенә ишеттем дип, минем артык төпченүемнән шикләнеп калды.

Менә шулай, бездә Урман министрлыгы да, экология һәм тирә якны саклау министрлыгы да, хокук саклаучылар да... юк. Бары халык милке белән санлашмаучы зур кешеләр генә бар. Урманнарны яхшы белүче: “Минем күпме йөреп, андый зур имән агачын күргәнем юк дип, күңелемдә шул агачка соклану һәм дә шушны кисүчеләргә нәфрәт калдырды..."

Язмага кайбер комментарийлар:

Нурулла Гариф Соңгы җөмләне язып, җибәрү төймәсенә баскач, мәрхүм, минем өчен кыю җанлы соңгы милли җанлы журналист булган Наил Алан исемә төште. Дөньяның читендә булса да, ул бу мәкаләне күрсә, шалтыратып, аны кисүченең кемлеген ачыклар һәм аны фаш итеп, Азатлык радиосы аша татар дөньясына чыгарыр иде...

Раушания Миннуллина Хабирова Нәкъ шулай, Нурулла Гариф абый, Наил абый мәрхүм тентерәтә генә иде, әйт инде наным, дия дия.

Расима Набиуллина Экология хезмәткәрләре су буенда балык тотучыларны гына күзәтә шул.

Нуриса Габдуллина Йөрәкне телгәли торган гамәл-вакыйгалар күбәеп китте. Берәү миңа : "Бу бит җанварлар иле", - дигән иде.

Рәшит Зиннәтуллин Безнең төбәктә "Турминская дача " дигән табигать һәйкәле бар. Анда 80 еллык наратлар үсә дип санала. Менә шул тыелган урында, урман битендә сыер фермасы төзеп яталар.

P.S. Бу язма - фейсбуктан.