Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Бер казан сөт?!

Риваять

Бер авылда ачлык башланган, халыкның матди хәле дә кыенлашкан. Шушы авыр көннәрдә авылның вәлие (җитәкчесе) халыкка бер сәер мөрәҗәгат белән чыга.

“Авыл уртасына зур казан куйдырам. Һәрбер хатын-кыз һәм ир кеше бер-берсенә күрсәтмичә генә шуңа бер стакан сөт салсын”, - ди.

Әлеге алым белән ачларның хәлен җиңеләйтергә ниятли җитәкчеләре.

Төнлә белән яшерен генә килеп һәркем үзенә кушылганны үтәгән. Икенче көнне иртән казанның капкачын ачып җибәрсәләр, ни күрсеннәр анда сөт урынына су тутырылган!

Авылның һәр кешесе сөт салыр алдыннан: “Әгәр су салсам, берәү дә сизмәячәк. Зур казандагы сөт тә, бер стакан су салынган икәнлеге аңлашылмаячак”, - дип фикер йөрткән.

Авыл халкы шулай итеп бер-берсенә ышанган һәм бер төрле уйлаган булып чыга. Чөнки һәркайсы үзен су салучы бердәнбер кеше дип санаган.