Найти тему
АЛЬМЕТЬЕВСК-ӘЛМӘТ

ЮХИДИ глобаль үзгәрешләр турында хәбәр итә

Автомобиль документлары дизайн һәм размеры ягыннан үзгәреш кичерәчәк.

Яңа теркәлү таныклыкларын якын арада кертү планлаштырылган.
Беренче биттәге мәгълүматлар түбәндәге тәртиптә урнаша:
-VIN номеры;
- маркасы;
- моделе;
- транспорт чарасының төре;
- транспорт чарасының категориясе;
- транспорт чарасының чыгу елы;
- Шасси номеры;
- төсе;
- двигательнең егәрлеге;
- двигательнең экологик классы;
- авырлыгы.

Кире ягында милек хуҗасы турындагы мәгълүмат (инициаллары һәм адресын кертеп) күрсәтелә.Яңа документларда шәхси мәгълүматлар беренче биттә булса, техник мәгълүматлар соңгы биттә урнашачак.

Шулай ук планга транспорт чарасын теркәү турында таныклык размерының үзгәрешләре дә кертелгән.
Шулай ук планга транспорт чарасын теркәү турында таныклык размерының үзгәрешләре дә кертелгән.

Алар ике төрле булачак: кәгазь таныклыклар һәм пластик таныклыклар. Пластик таныклыкларның размеры машина йөртү таныклыгы размерына (85,6×54 мм) кадәр кечерәйтеләчәк. Моннан тыш, әлеге документка чип та урнаштырылачак.

Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.