Риваять
Бер фәкыйрь ир кешенең хатыны һәм әнисе булган. Гаиләсен тәэмин итү өчен ул хезмәтче булып эшкә урнаша һәм үз вазыйфасын җиренә җиткереп, бик ихлас башкара. Көннәрдән бер көнне ул эшкә килми.
Хезмәткә алган кеше “эш хакы аз дип килмәгәндер, бер динарга арттырырга кирәк” дип нәтиҗә ясый.
Чынлап та икенче көнне ул хезмәтчесенә эш хакын бер динарга арттырып түли. Әмма фәкыйрь ир бер сүз әйтми, сәбәбен дә сорамый.
Күпмедер вакыттан соң хезмәтче тагын эшкә килми. Бу юлы эш бирүче хуҗаның ачуы чыга: “Хезмәт хакын бер динарга киметәм, сабак булсын”, - ди. Әмма теге ир бу юлы да сәбәбен сорамый. Хуҗасы бик аптырый моңа.
Шуннан соң үзе сорарга була. “Ни өчен арттырсам да эндәшмәдең, киметсәм дә?” – ди.
Хезмәтче аңа болай дип җавап бирә: “Беренче мәртәбә эшне калдырганда хатыным бала тапкан иде. Бала үз ризыгы белән килде дип уйладым. Икенче юлы әнием үлгән идем. Акчам бер динарга кимегәч әнинең ризыгы үзе белән китте дидем”.