Ильсия Бадретдинова - заслуженная артиста Республики Татарстан, необыкновенная, талантливая, сияющая певица с неотразимой улыбкой и потрясающим голосом подарила необыкновенный праздникам чистопольцам! Великолепная команда инструменталистов, танцоров, вокалистов, смелые наряды, яркие образы поразили своей энергетикой и талантом!!! Огромное Вам спасибо!!! Стиль һәм гармония - Илсөя Бәдретдинова һәм аның төркеменә генә хас төшенчәләр. Моңа Чистай тамашачысы бу көннәрдә шаулап-гөрләп узган концертларын карап, тагын бер кат инанды. Ничек Илсөя тамашачысын, ә тамашачы аны үлеп ярата, алар бер дулкында, бер идеяда йөзә. Яңа программасына сайлап алынган җырлар башкаручының йөрәге аша гына түгел, тамашачы йөрәгеннән дә узган. Һәр җырны зал күтәреп алып, Илсөягә кушылып җырлады, ялкынлы алкышларга күмде. Һәр сүзен йотлыгып тыңлады, артистның һәр сулышын үзенең күңеленнән үткәрде. Көләсе урында көлде, елыйсы урында күз яшьләрен яшермәде. Илсөянең әтисенә багышланган җыры беркемне дә битараф калдырмады. Сәхнә бизәлеше, зур экран өчен әзерләнгән махсус футажлар башкарылган җырларны тагын да баетты. Сәхнә костюмнарына килгәндә, алар чын-чынлап стиль һәм гармония биеклеге. Һәр ике җырдан соң алар секунд эчендә алмашынып торды. Барлыгы 12 костюм, һәм алар барысы да Илсөя фантазиясе. Булса да булыр икән кешедә шундый киемгә булган тәм. Әлбәттә, патшабикәне аның янында булган кешеләр билгели. Илсөянең искиткеч дус, тату, креатив коллективы булуы, шулай ук гармония һәм стиль үрнәге. Алар артистның һәр чыгышын бизәп, Илсөягә көч һәм дәрт биреп тордылар. Әйтергә кирәк, концерт булуын белүгә, чистайлылар санаулы көннәрдә барлык билетларны алып бетерделәр. Өстәмә концертлары булса да, иманыбыз камил, буш урыннар калмас иде. Шулай нык ярата чистайлылар Илсөяне. Без моны концерт узган "Чистай" мәдәният үзәге хезмәткәрләре буларак әйтәбез. Мәдәният үзәге коллективы исеменнән Илсөягә, аның коллективына зур рәхмәт белдерәбез, исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, яңа үрләр яулавын телибез һәм һәрвакыт үзебездә көтеп калабыз!
2 года назад