1,0×
00:00/03:42
Описание
Эзләдем, бәгырем, сине. Әхмәт Ерикәй сүзләре, Сәйяр Хәбибуллин көе. Жырнын сузлэре видео астында.
8 месяцев назад • 117 просмотров
#Эзләдембәгыремсине#гармоньтульская#music#играйгармонь#татарчакойлэрМой канал на YouTube- www.youtube.com/...gazovazgam
Для тех, кто хочет выразить благодарность за мой труд:
(Сбер) 408 178 107 6200 596 1316
Мингазов Азгам гармунда уйный./
Эзләдем, бәгырем, сине. Әхмәт Ерикәй сүзләре, Сәйяр Хәбибуллин көе.
Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
Зәңгәр елгалар чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп;
Алмагачлар ак шәлен ябынган,
Иркәм, синең кебек.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
Минем юлыма нурлар
Алып кил күбрәк итеп;
Алсу гөлләр өзеп бирермен
Сиңа бүләк итеп.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
106 подписчиков
Эзләдем, бәгырем, сине. Әхмәт Ерикәй сүзләре, Сәйяр Хәбибуллин көе. Жырнын сузлэре видео астында.
117 просмотров • 8 месяцев назад