Яшьләр өчен идеаль офис: «киң тәрәзә, аулак урын, үсемлекләр...»
Күпчелек яшьләрнең каһвәханәләрдә эшләп утырганын еш күрәбез: алар ноутбукка текәлгән килеш әкрен генә каһвәләрен йотып куялар; кайберәүләр колакчын киеп зумнан дәрес, шалтыратулар алып бара. Кыскасы, каһвәханә үзенә күрә бер эшлекле зумерлар мохитенә чума. Ләкин офиста эшләүне сайлаучы яшьләребез дә бар безнең. «Офис» дигәч, күз алдыма псевдо-документаль форматта төшерелгән «Офис» сериалы килеп баса. Үзебезнең редакция турында ситком төшерсәләр, шулай ук кызык булыр иде кебек. Әмма бу юлы, әйдәгез, сериал геройлары итеп Бөтендөнья татар яшьләре форумы коллективын күзаллыйк...