Җәй Җәйне сөя һәммә мәхлүк, күрә анда җәннәтен, Көннәр озын, нурлы, рәхәт, якты, җылы җәйдә төн. Корт, чебен, кошлар да хәйран эшли, талмый һәрдаим, Чит тарафтан безгә кошлар киләләр һәр җәй саен. Ямь-яшел урман эчендә һәр агач бәйрәм итә, Кырда дулкындай игенгә сибәләп яңгыр үтә. Йөрсәң урманда күрерсең ал, кызыл, ак, күк чәчәк, Ак чәчәкләр җирдә тулы - тиз пешәр каен җиләк. Күп агач башында сайрар сандугач, башкалары, Берсе моңлы, шат күңелле - төрлечә сайрап карый. Какы, көпшә, кузгалакны балалар табып өзә; Тупас ис килә миләштән, "эт борын" җан кергезә. Көн дә шунда хуш табигатьнең эчендә гизәмен, Моңлы, яшь җанымны кышкы авырудан тергезәмен. Мин табам урманда дөньяның тәмен һәм рәхәтен, Арта дөньяга йөрәктә дустлыгым, мәхәббәтем. Булса ел буе һаман кыш, якты язлар килмәсә, - Дөньяда тәм булмас иде, җәйге җилләр исмәсә. Без өмидсез яшәр идек, һич яшеллек үсмәсә, Хак Тәгалә кояшының нуры җиргә төшмәсә. Үзгәреп тора табигать, төрле төсләргә керә, Дөньяда тормыш җиле дә безгә төрлечә өрә. Сәгыйть Сүнчәләй. 1910.
2 года назад