Иске Шәйморза авылында өченче мәхәллә төзелү тарихыннан
Авылда ике мәчет булуга карамастан, дини бәйрәмнәрдә гыйбадәт кылучылар мәчеткә сыймыйлар. Шулай ук, авылны икегә бүлек торган зур чокыр (овраг) язгы ташу вакытында ярларыннан чыгып, алты атнага юлны өзә. Бу сәбәпләр мәхәллә халкын тагын бер мәчет төзергә этәрә. 1848 елда Иске Шәйморза авылында ике мәхәллә: бишвакыт һәм җәмигъ мәчетләре була. Землемер ярдәмчесе Горский төзелгән план нигезедә авылга килеп тикшерү уздыра. Ул мәчет салырга киртәләр юклыгын расласа да, авыл халкына елга аша күпер салырга тәкъдим итә...