Найти в Дзене
Фәлсәфә- күңел скрипкасы

Фәлсәфә- күңел скрипкасы

Эрих Фромм китаплары дулкынында
подборка · 3 материала
Эрих Фромм „Человек для себя“ : төп идеяләр, цитаталарга күзәтү
Эрих Фроммның моңа кадәр 2 китабын укыганым бар иде: «Искусство любить», «Бегство от свободы». Менә хәзер «Человек для себя» хезмәте белән дә таныштым. Ни дип әйтим укучым?Эрих Фромм - Эрих Фромм инде ул… Бик тирән,фәлсәфи китап бу. Фромм әфәндедән башкачаны көтмисең дә. Әлеге хезмәтендә Фромм, үзенең алдагы китапларында күтәргән темаларны дәвам итеп, бәхет, үз-үзеңне аңлау, мәхәббәт, мөнәсәбәтләр, ирек һәм җаваплылык, шулай ук эмоциональ бәйләнешләр турында фикер йөртә. Әлеге мәкалә кысаларында мин бу китапта булган төп фикерләрне карап үтәргә теләр идем...
Эрих Фромм "Бегство от свободы": кирәкми ирек, безнең тоткын буласыбыз килә!
Эрих Фроммның "Бегство от свободы" китабы борчылу (тревога) халәтен анализлауга багышлана. Борчылу һәркемгә хас,әйе бит? Күңелне корт кебек ашап тора инде ул. Эссе табада сикергән кебек, әле бер әйбегә барып ябышасың, әле икенчесенә. Күңелдә һич тынгылык юк. Үзеңне һәрдаим ниндидер эш белән тәэмин итәргә кирәк, югыйсә көнең заяга үткән кебек була инде имеш... Сезгә бу халәт танышмы ? Чынлыкта исә, бертуктаусыз нидер эшләү, көнне гел файдалы(продуктив) итеп үткәрергә ашкыну үз-үзеңнән,эчке ялгызлыктан качу омтылышы булырга мөмкин икән...
Эрих Фромм «Искусство любить»: мин гомумән ярата белмим икән»
Эрих Фроммның «Искусство любить» китабы яратуның ни икәнен һәм аның тормышыбыздагы урынын тирәнрәк аңларга теләгән һәркем өчен чын мәгънәсендә табыш дип саныйм. Үзем әлеге китапны укып чыккач, мин гомумән ярата белмим икән дигән фикергә килдем. Гәрчә инде буй җитсәм дә...Тормышта булсам да.. Әгәр берничә ел элек «ярату — сәнгать, яратырга өйрәнергә кирәк әле ул» дисәләр , мин бу фикерне көлеп кенә кабул иткән булыр идем. «Ничек инде яратырга өйрәнергә? Мәхәббәт дәресләре дә була микәнни?...