Видео
Статьи
1 прочтение · 2 дня назад
Районда балаларнын юлларда иминлеген тээмин иту буенча ”Игътибар – балалар!” профилактик чарасы бара. Ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак: muslumirc.ru/...ita
Мөслим мөхтәсибәте һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге тарафыннан “Киемгә икенче тормыш” марафоны үткәрелә. Киемнәр Кооператив урамы , 20а адресы буенча кабул ителә һәм таратыла. Әлеге марафон быел бишенче мәртәбә уздырыла. Халыктан кием-салым, тормыш-көнкүреш өчен кирәкле әйберләр җыеп, мохтаҗларга таратыла. Чара атна буе дәвам итәчәк.  Лилия Шәймиева фотолары.
Крәш.Шуран авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына эшләр башкарылып тора. Шушы көннәрдә авыл җирлегенә караган торак пунктларның юлларын җәйге грейдерлау үткәрелде.  Фото - Крәш.Шуран авыл җирлегеннән.
5 дней назад
"Август-Мөслим" агрофирмасы уңганнары арыштан сенаж салуга керештеләр. "Терлек азыгы әзерләүдә 13 берәмлек техника катнаша", - дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.  Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
1 неделю назад
Бүген район мәктәпләрендә шатлыклы да, моңсу да көн. Чөнки бүген укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр Соңгы кыңгырау бәйрәменә җыелдылар. Район буенча быел 9 сыйныфны 207 укучы тәмамлый. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы 49 укучы кулына урта белем турындагы аттестат алачак. Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәпләрендә узган бәйрәм чараларында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина һәм районның имам-хатибы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашты. Шулай ук мәктәпләрнең лаеклы ялдагы укытучылары, әти-әниләр дә бәйрәмнәрнең лаеклы кунаклары булдылар. Дәрәҗәле кунаклар бүгенге бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына хәерле юллар, бердәм дәүләт имтиханнарында уңышлар теләделәр. Белем бирүдә тырыш хезмәтен куючы укытучылар да рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләрен кабул иттеләр. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең “Ел укучысы” исеменә Айгөл Светлякова лаек булды. Чыгарылыш класс укучылары укытучыларына булган рәхмәт сүзләрен шигырь юллары аша җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чаралары укучыларның кызыклы чыгышлары белән дәвам итте. 📸 Фәридә Гайнетдинеова репортажы: vk.com/...286
1 неделю назад
#Мөслим_спорты #Мөслим_мәгарифе Мөслим лицееның 6 "Б" сыйныфы укучылары мәктәп укучылары арасында уздырылучы "Президент ярышлары" бөтенроссия спорт бәйгесенең төбәк этабы финалында "Авыл мәктәпләре" номинациясендә 3 нче  урын яуладылар! Укучыларны ярышларга Фасыйл Арсланов әзерләде.  Фото - Мөслим лицее архивыннан.
1 прочтение · 2 недели назад
#Мөслим_спорты  Мөслим спорт мәктәбенең волейбол секциясендә шөгыльләнүче 2010 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр Актанышта узган "Батыр" спорт мәктәбенең призы өчен ярыштылар. Үзара биш команда көч сынашты. Мөслим командасы 2 урынны яулады. Шамил Гаттаров – "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды. Команданың тренерлары – Илназ Кашапов, Шамил Мадъяров.  Фотолар – спорт мәктәбеннән.
1 прочтение · 2 недели назад
Кичә узган киңәйтелгән утырышта Бөек Җиңү бәйрәмен үткәрү буенча нәтиҗәләр ясалып, махсус комиссия карары белән актив катнашкан ин яхшы оешма-предприятиеләр, хезмәт коллективлары бүләкләнде. "Демонстрациягә бердәм коллектив туплап, флаглар, транспорантлар кебек махсус атрибутика кулланган коллективлар арасында 1 урынны – Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе; 2 урынны – финанс-бюджет палатасы; 3 урынны "Август-Мөслим" хуҗалыгы һәм Мөслим гимназиясе яулады. "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар предприятиесе, мәгариф идарәсе, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты махсус бүләккә ия булдылар. Яшь армиячеләр парадында чыгыш ясаучылар арасында 1 урынны – Күбәк урта мәктәбе; 2 урынны – Мөслим лицее; 3 урынны Тат. Бүләр һәм Михайловка урта мәктәпләре яулады. "Миләшкәй", "Ләйсән", "Күбәләк", "Карлыгач", "Кояшкай" балалар бакчалары махсус бүләккә ия булдылар", - диелә хакимиятнең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә. Җиңүчеләр 7, 5 ,3 һәм 2 меңлек сертификатлар белән бүләкләнде. Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. hvk.com/...639
2 недели назад
#иминлек ”Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча профилактика бүлеге мәктәп автобуслары йөртүчеләре арасында ”Иң яхшы автобус йөртүчесе” исемле бәйге үткәрде. Машина йөртү осталыгы буенча уздырылган конкурста 8 автобус шоферы катнашты. Конкурс автокласс һәм ДОСААФның Мөслим бүлекчәсе базасында узды. Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм классик тизлек маневрлары ясауда осталыкларын күрсәтте. 1 урынга - Ришат Мусин, 2 урынга - Серенат Шәймиев, 3 урынга - Рәүфәт Хәйбрахманов, 4 урынга - Фирдәвис Рәхимуллин, 5 урынга Эльмир Шәрипьянов лаек булды. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” этабында иң яхшы нәтиҗәне Ришат Мусин Һәм Серенат Шәймиев күрсәтте. Автобусларны йөртүдә Рәүфәт Хәйбрахмановка һәм Ришат Мусинга тиңнәр булмады. Барлык катнашучылар да “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Мактау грамоталарына һәм бүләкләренә лаек булды.  Фото - Алсу Ситдиковадан.
3 недели назад
“Дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси мәгълүматны үзләштереп, мошенниклар кредитлар рәсмиләштерә башлады. Бу – мошенниклыкның яңа төре. Җирлегебездә быел шундый 7 очрак теркәлгән. 4 очракта мошенниклар корбаннарының һәркайсы исеменә 50 мең сумга кадәр микрозайм рәсмиләштергән. Район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев: - Портал аша 2-НДФЛ һәм башка белешмәләр, кайсы банктан кредит алырга мөмкин булуы турында бик күп мәгълүмат соратып алырга була. Мошенниклар турында хәбәрдар булмаганнар кырыкалдарлар кармагына бик тиз эләгә. Чит кешеләргә беркайчан да телефоныгызга килгән смс-кодларны әйтмәгез!  Фото - Татар-информ архивыннан.
1 прочтение · 3 недели назад
Забота о ветеранах
Предусмотрены различные меры социальной поддержки ветеранов В районе насчитывается 120 ветеранов тыла, вынесших на своих плечах все тяготы войны в тылу. Пятеро из них имеют статус «Вдовы ветеранов войны». Около тысячи пожилых – дети войны. ПЕНСИОННОЕ ОБЕСПЕЧЕНИЕ Пенсионное обеспечение ветеранов Великой Отечественной войны осуществляется в соответствии с Федеральным законом «О страховых пенсиях» и Федеральным законом «О государственном пенсионном обеспечении в Российской Федерации». Ветеранам...
2 прочтения · 3 недели назад
Поддержка личных подсобных хозяйств
Министерство сельского хозяйства и продовольствия РТ с 2016 года предоставляет субсидии гражданам, ведущим личное подсобное хозяйство, на возмещение части затрат на приобретение молодняка птицы (индеек, гусей, уток и цыплят-бройлеров) О порядке получения субсидии мы поговорили с консультантом управления сельского хозяйства и продовольствия района Эльзой Шамсутдиновой. – Эльза Алсуровна, все ли могут получить субсидию на приобретение молодняка птицы? – Субсидия предоставляется ЛПХ на возмещение...
Ролики